ОРИГИНАЛЬЛЕК и. 1) Төп нөсхә, оригинал булу сыйфаты

2) Кабатланмас, үзенчәлекле булу. Бүгенге драматургиядә тематик төрлелеккә, конфликт кискенлегенә, вакыйга-ситуацияләр оригинальлегенә, эре типлар табуга омтылыш юлында авторларны һаман бертөрле кимчелекләр сагалап тора. А.Әхмәдуллин. Кайбер чебеннәрнең личинкалары туклана торган консервлар да оригинальлек ягыннан тегеләреннән кайтыш түгел. Кызыклы физиология. Оригинальлеге ягыннан әлләни аерылып тормаса да, Сәрби образын актриса төгәл һәм эзлекле итеп башкаруга ирешкән. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә