ОРИГИНАЛЬ с. 1) Төп, оригинал булган. Оригиналь нөсхә 2) Мөстәкыйль иҗат нәтиҗәсендә туган, беркемне кабатламаган, һичкемгә ияреп эшләнмәгән. Оригиналь әсәрләр тудыруның төп кимчелеге әле һаман да зур язучыларны үз тирәбезгә тарта алмаудан тора. Ф.Кәрим. Руссо балага бу белемнәрне бирүнең --- оригиналь методикасын тудыра. Ә.Хуҗиәхмәтов. Ләкин бу шигырь дә рус шагыйренең оригиналь әсәре түгел икән. Казан утлары 3) Кабатланмас, үзенә бер төрле. [Җырчының] чыгышы тавышның шәп булуы белән генә түгел, сәхнә пространствосын оригиналь файдалануы --- белән дә отышлы булды. Мәдәни җомга // Гадәти булмаган, үзенчәлекле. – Бик оригиналь бүләк! – диде Зөһрә. Ф.Яруллин |