ОРЕОЛ и. фр. 1) Нинди дә булса бик якты әйбер тирәсендәге балкышка охшаш нур, яктылык каймасы; һалә. --- Тау түбәсе кинәт балкып китә, һәм альпинист елкылдап торучы ореол эчендә кала. Могҗизалар энциклопедиясе 2) Икона, миниатюра һ.б.ш.ларда сурәтләнгән әүлия затларның баш тирәсен уратып алган нур, яктылык боҗрасы; һалә 3) күч. Данга, хөрмәткә күмелгәнлек. Яшерен-батырын түгел, ул елларда, соңрак та Рөстәм Яхин иҗаты --- хатын-кызлар арасында гаять тә популяр, хәтта ниндидер бер серле ореол белән өретелгән, нурланган иде. Л.Шагыйрьҗан |