ОРДЫ’-БӘРДЕ рәв. 1. 1) Ашыгып, кабаланып; дуамалланып. Ярый әле орды-бәрде чыгып китмәгән икән. М.Маликова

2) Тиешле дәрәҗәгә җиткермичә; ничек эләкте, шулай; күңел бирмичә. Карчык орды-бәрде кыланмады, егетне капка төбеннән үк кире борып җибәрергә ашыкмады, өенә чакырды, түрдән урын күрсәтте. К.Тимбикова

3) Әдәпсез; тупас рәвештә. Илфатка улының орды-бәрде сөйләшүе ошамады. Б.Камалов

2. с. мәгъ. Ашыгучан, кабаланучан, дуамал. Орды-бәрде идең син, Хабул, Нишләп хәзер Шундый түгел син, ә? Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә