ОРДИНА’РЕЦ и. нем. Командир янында яки штабта йомышлар үтәүче гаскәри хезмәткәр. Әмма кая гына барса да [Мостафин] орденарецы белән йөри. Х.Камалов. Янындагы ординарецы, тау төшкәндә, аны култыклап ала, командирына блиндажга барган юлны күрсәтә. С.Таһиров. Пулемётчыны чормадан алып төштеләр ---, мин аны шунда ук таныдым, чөнки ул баштарак минем ординарецым иде. Г.Нәбиуллин |