О’РГИЯ и. гр. 1) Борынгы грекларда: шәраб һәм күңел ачу илаһы Вакх хөрмәтенә бәйрәм тантанасы 2) Бик шау-шулы, тыйнаксыз эчке мәҗлесе. Менә сезгә культуралы, югары зәвыклы сөйкемле ханым!.. Оргиядән соңгы кыяфәтен күрсәтер идем мин сезгә... Ш.Рәкыйпов. Алар, җиңүче сыйфатында, өч көн-төн үтерү-талау-көчләү оргиясенә биреләләр. Безнең гәҗит |