ОРГА’НИК с. 1. 1) Хайваннар яки үсемлекләр дөньясына караган. Аксым, крахмал һәм майлар – органик матдәләр. Ботаника. Бәрәңгенең иң яхшы сыйфатларыннан берсе шунда: андагы крахмал, глюкоза, фруктоза, сахароза кушылмасы (башка туклыклы матдәләр, витаминнар, органик матдәләр кебек үк) кеше организмы өчен уңай. Серле календарь

2) хим. Составында углеводород булган, гадәттә молекуляр төзелешле, янучан, җылытканда җиңел таркала торган. Органик кушылмаларның изомериясе киң таралган: аның белән без органик матдәләрнең барлык классларын өйрәнгәндә дә очрашабыз. Химия

3) Углеводородлар һәм алардан килеп чыккан кушылмаларны өйрәнә торган. Органик химиядә башлангыч кушылмалар итеп углеводородларны исәплиләр. Химия

4) Нәрсәнең дә булса асылына караган, табигый. Шунлыктан аларның әдәби иҗатлары да шул социализм төзүдәге иҗатларының бер органик элементы була ала. М.Җәлил

2. рәв. мәгъ. Табигый рәвештә. Ударникларны чакыру пролетариат әдәбияты хәрәкәте алдындагы бөтен яңа бурычлар белән органик бәйләнә. М.Җәлил. Шулай итеп, эндәш һәм кереш сүзләр җөмләгә эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да органик бәйләнгән тулы хокуклы кисәкләр булалар ---. М.Зәкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә