ОРГАНИЗМ и. гр. 1) Мөстәкыйль яшәү, үсү, үрчү сәләтенә ия булган теләсә нинди тереклек иясе. Плактон һәм су төбендәге организмнар белән тукланучы балыклар да яхшы күрәләр. Кызыклы ихтиология. Чөнки генетика дәрәҗәсендә кеше организмы картаерга түгел, ә матдәләр алмашуга җайланган. Кызыклар дөньясы. Үсемлекләрнең, хайваннарның һәм башка организмнарның генетик фондын үзгәртүгә яисә юкка чыгаруга, табигать ресурсларын ярлыландыруга китерүче төзелеш эшләрен башкарырга ярамый. Мәдәни җомга 2) күч. Тулы эшчәнлек алып бара торган оешма. Клиника – үзе бер катлаулы организм бит ул. М.Маликова |