ОРГА’Н и. гр. муз. Күрек ярдәмендә һава тутырылган торбалардан тавыш чыгара торган, тынлы, клавишлы бик зур музыка коралы. Мәскәү консерваториясенең Кече залында орган музыкасын тыңлаган кичә исемә төште. М.Юныс. Анда орган музыкасы уйный, имеш, дип ишеткән иде Мостафин. Х.Камалов. Урман – яшел храм, залларында орган музыкасы ишетелә... Р.Әхмәтҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә