О’РГАН и. гр. 1) Тәннең тиешле функцияне башкара торган һәм билгеле бер төзелештәге өлеше; әгъза. --- Балалык чорында буй һәм сизү органнары яхшы үсә ---. Ә.Хуҗиәхмәтов. Нәкъ менә ул [нерв системасы] эчке органнар, йөрәк-кан әйләнеше, иммун һәм сулыш алу системасы эшчәнлеге өчен җавап бирә. Кызыклар дөньясы

2) Билгеле бер идарә системасына кергән дәүләт яки җәмгыять оешмасы. Сәламәтлек саклау органы

3) күпл. Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт хәвефсезлеге учреждениеләре. Менә шул чакта инде закон, гадел хөкем органнары, милиция, прокуратура искә төшә. Ф.Латыйфи. Ул милиция органнарында эшләп алган булса кирәк ---. Ф.Галиев. Ул Урта Азия якларына барып чыгып, сарык тиресе ябынып, чыраен битлек белән каплап, совет органнарында эшләде. Я.Зәнкиев

4) Берәр партия, оешма, учреждениенең вакытлы басмасы. Әлбәттә, 1905, 1917 елларда гамәлдә булган татар матбугаты, Россиядәге башка барлык телләрдәге басма органнар төсле үк, бихисап сәяси вә иҗтимагый төркемнәргә бүленеп эш итә. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә