ОРБИ’ТА и. лат. 1) астр. Күк җисеменең икенче бер күк җисеменә карата пространствода хәрәкәт юлы. 2013 елга кадәр бөтен Плеядалар йолдызлыгы Сириус тирәсендәге орбита буенча хәрәкәт башлаячак. С.Шәмси. Скорпион планетасының җиденче орбитасында бер вакансия бар, ди... Галәм тузанын себерергә. Ф.Фәизов. Кызганычка каршы, орбитадан кешенең бәрәкәтле эшләре, ул салган матур калалар, казыган каналлар, төзегән зур плотиналар гына түгел, кешелек дөньясының Җир- анага китергән гаять зур зыяннары да ачык күренә. Кызыклар дөньясы

2) хим. Электроннарның хәрәкәт юлы. Бу химик реакцияләр процессында электроннары югарырак орбиталарга күчкән, тәэсирләнгән молекулалар хасил була. Кызыклы физиология

3) анат. Күз алмасы урнашкан чокыр; күз чокыры

4) күч. Өлкә. Йөрәк әле интим орбитада. Түбән әле аның очышы. Р.Юнысов // Дәрәҗә. Әйдә, хыял, син күтәрче безне романтиклар орбитасына. Р.Әхмәтҗан

5) күч. Эзлекле тоткан юл, мәсләк. Кая гына тибәрсә дә язмыш, Этәрсә дә адәм баласын, Әйтерсең лә тугры юлдан аны, Орбитадан сөрә аласың! Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә