ОРАТО’РИЯ и. ит. муз. Драматик сюжетка хор, солист-вокалистлар, оркестр өчен язылган музыкаль әсәр. Күбрәк опера, балет, симфоник оркестр яки орган өчен язылган әсәрләр, һич югында, оратория иҗат итәргә тырышалар. К.Тимбикова. --- Татар шагыйрьләре дә, республиканың тимер адымнарын данлап, озын-озын поэмалар, шигырьләр, гимннар, ораторияләр яздылар. Казан утлары. Биредә авторның Казан дәүләт камера оркестры башкаруында Рабит Батулла либреттосы буенча иҗат ителгән «Изге ядкәр» ораториясе яңгырады. Акчарлак |