ОРА’ТОР и. гр. 1) Чыгыш ясаучы кеше. Җитмәсә, оратор чыгышының уртасында мактап та җибәрде. Т.Нәҗмиев. Ораторлар әйтер бер көн: «Сәйдәш – Тукае ул безнең көйләрнең!» Р.Фәйзуллин. Иң мөһиме, башка ораторлар да тәнкыйть күзлегеннән чыгыш ясадылар. Казан утлары 2) Оста, ышандырырлык итеп сөйләүче. Эчке һәм тышкы политикабызны аңлатты. Оратор. Ут чәчеп сөйли. Г.Ахунов. Тик митингта төпле итеп чыгыш ясарлык ораторларыбыз азрак. Р.Вәлиев. --- Абеляр яхшы лектор, диспутларда җиңелүне белмәс оратор булып таныла. Урта гасырлар тарихы |