ОРАН и. 1) Бәрелешләрдә дошманнарны куркыту, алардан үзеңнекеләрне аеру, тану һәм яудашларны дәртләндереп яуга чакыру авазы. Кыпчак халыкларының уртак ораны алач булган. Р.Әхмәтьянов. Борын заманда аларның карт әниләре болай әйтер булган: ыруыбыз – кыпчак, агачыбыз – карагай, кошыбыз – карчыга, ораныбыз – тәңре, ә тамгабыз – дага. Кызыл таң 2) Бик көчле кычкыру тавышы. Бер оранның кайтавазы булып Гомер кичерәбез илдә без... М.Әгъләмов. --- Гайфулланың дәртле ораны кичке һаваны ярып таралды да якын-тирәдәге тупыл очларына барып бәрелде. Р.Абзал. Төн уртасында барчасы да хәвефкә баткан мөнадинең оран авазыннан сикереп торды. В.Имамов ◊ Оран кычкыру к. оран салу (3 мәгъ). Давай ашлык, давай сөт, дип оран кычкыруны җитәкчелек итүгә саныйсыз. М.Хуҗин. Оран салу 1) Кемнедер кычкырып чакыру. Сөрәнче, оран сал, җыелсыннар тәхет бүлмәсенә. М.Хәбибуллин; 2) Шатлык хисе белән яки әйдәп чакыру. Оран сала йөрәк сыкрый-сыкрый, Юл бирмәскә тели сагышка ---. Х.Туфан. Киләчәккә таба оча заман: Бергә оча күге, уҗымнары. Тәүлек саен кайнар бәхәсләшеп, Оран сала чуар «изм»нары. Р.Низамиев; 3) Кычкыру, тавыш чыгару. Гакылы булган кеше моны аңлый, вакытында туктала, ә менә гакылы сай кеше оран сала, буза куптара. М.Хәбибуллин. – Мин түзмәдем! – дип кабат оран салды Сафура. Х.Ибраһим. [Мирсәет]: «Юк, бу – ялган! Ялган сөйлисең, князь Кудашев!» – дип оран салырга җөрьәт итмәде. М.Мөхәммәдиев |