ОРА’КУЛ и. лат. 1) Антик дөньяда илаһ исеменнән күрәзәлек иткән каһин, багучы, күрәзәче. Кабилә башлыгы белән беррәттән бездә дини идеология, культ башлыгы, күрәзәче, багучы (шаман), башкаларда жрец, каһин, оракул кебекләр килеп чыккан. Н.Исәнбәт. Оракул, күрәзәчеләр юраган төшләргә нигезләнеп, хакимнәр һәм гаскәр башлыклары карарлар кабул иткән. Безнең гәҗит 2) күч. кит. Сүзләре, фикерләре үзгәртелмәс хакыйкать итеп кабул ителгән зат |