ОПТИМИСТ и. рус 1. Оптимистик карашлы, оптимистик рухтагы кеше; киресе: пессимист. Биредә күпне күргән, тагын да күбрәкне ишеткән, утлар-суларның теләсә ниндиен кичергән кешеләр, күпчелек очракта оптимистларның да оптимистлары җыелган иде. Г.Кашапов. Оптимистлар әйтсеннәр, ниһаять: Яшәргә, дип, теләге булган көчле – Шуңа да бит комнар диңгезеннән өстә калган кеше! Р.Әхмәтҗан. Тормышның һәр ягын үзе тоеп, сынап карарга омтылып, шуннан тәм табып, оптимист булып, тормышны яратып яши ул. Сөембикә

2. с. мәгъ. Оптимистик рухлы. Татар ашыкмый гүргә: Ул оптимист гомергә! Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә