ОПТИМИЗМ и. лат. Киләчәккә ышаныч, күңел күтәренкелеге белән характерлана торган тормыш-яшәешкә мөнәсәбәт; киресе: пессимизм. Ләкин Ибраһимдагы бетмәс-төкәнмәс оптимизмны хәтта ул әшәке бөҗәкләр дә бетерә алмадылар. Ф.Хөсни. Аерма шунда: режиссёр, төшергән саен, бер үк сүзне әйтеп куя: – Оптимизм кичәгедән сыеграк, елмаю сүрәнрәк! Ф.Баттал. Ә сәхнәдә оптимизм – бөек җиңүгә ышану. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә