ОПТИМАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. Мөмкин булган вариантлардан иң яхшысын сайлау, нәрсәне дә булса оптималь сыйфатлы, күрсәткечле итү. Оптимальләштерәбез дип, кечкенә авыллардагы мәктәпләрне ябалар ---. Мәдәни җомга

Оптимальләштерә башлау Оптимальләштерергә тотыну. Инде менә милли берәмлекләрне һәм милләтләрнең үзләрен дә оптимальләштерә башладылар. Татарстан яшьләре

Оптимальләштерә тору Бер-бер артлы оптимальләштерү. Оптимальләштерә торгач, ниһаять, мәгариф системасын бөтенләй «күмеп» тә куюыбыз ихтимал. Татарстан яшьләре

Оптимальләштереп кую Тиз арада оптимальләштерү. Үзләре дә бетә бит ул милләтләр, мәктәпләрдән милли компонентны алып, оптимальләштереп куясың да, вәссәлам! Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә