О’ПТИКА и. гр. 1) Физиканың яктылык күренешләрен өйрәнә торган тармагы. Параболаның оптикада һәм техникада кулланыла торган үзлеген чыгарыйк. Алгебра

2) Оптик җайланмаларның гомуми исеме. Оптика кибетендә күзлеккә чират тора идем. Б.Камалов. Оптиканы температураның кискен үзгәрүләреннән сакларга кирәк. Файдалы киңәшләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә