О’ПТИК II с. 1) Оптикага караган, оптика куллануга нигезләнгән. «Йөнтәс» мыскыллы елмаеп: «Оптик приборлар барында, чит кеше квартирасында нәрсәнең кайда ятуын белү өчен, анда үзеңә кереп йөрүнең һич кирәге юк», – дип җавап бирде. З.Фәтхетдинов. Оптик приборлар ясаучы осталар мондый кимчелекләрдән кача беләләр. Кызыклы физика. Тарих башланганда ук инде, кешеләр беренче оптик җайланмалар – яссы көзгеләр ясарга өйрәнгәннәр. Кызыклы физиология

2) Яктылыкка мөнәсәбәтле, яктылык тәэсирендә була торган. Яктылыкның оптик тыгызрак тирәлектән оптик тыгызлыгы кимрәк тирәлеккә күчү очрагын тулырак тикшерик. Физика курсы. Шул мускул ярдәмендә хрусталик күзнең оптик күчәре буйлап күчеп йөри ала. Кызыклы физиология. Кристалларның оптик үзлекләре дә юнәлешкә бәйле. Физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә