ОПРИ’ЧНИНА и. рус тар. 1) Явыз Иван тарафыннан бояр-князь оппозицияләрен тар-мар итү һәм үзәкләштерелгән Русь дәүләтен ныгыту өчен үткәрелгән гадәттән тыш чаралар системасы. Опричнина үткәрү 2) Дәүләтнең Явыз Иван идарәсенә буйсынган, бояр-князь оппозициясенә каршы көрәштә терәк булган өлеше 3) Шул вакытларда махсус патша гаскәре. Иван Грозный Вологдада берничә тапкыр була һәм аны үзенең башкисәрләре (опричнина) башкаласы итәргә җыена. Безнең гәҗит 4) Борынгы Русьта: князь үлгәч, аның хатынына бирелгән җир кишәрлеге |