ОППОНЕНТ и. лат. 1) Бәхәстә, диспутта каршы чыгып сөйләүче зат. [Телевизордан күрсәтелгән тапшыруда] ике оппонентның яклау төркемнәрендәге фикерләр дә төрлечә булды. Мәдәни җомга 2) Чыгыш ясаучыга яки диссертантка каршы чыгучы. --- Утыз галим, ун дипломант, Ассистентлар вә доцентлар, киңәшчеләр, оппонентлар Утыралар харап кына ---. Г.Афзал. Чөнки дипломник – ун минут, оппонент унбиш минутлар сөйләде. М.Мәһдиев. Баш архитектор Урманов – минем оппонент. Р.Вәлиев 3) сәяси Сайлауларда: сәяси көндәш 4) Гомумән, кемгә дә булса каршы төшүче. Шулай да бренд «КУ» түгел, ә «УДУ» диләр оппонентлар. Татарстан |