ОППОЗИ’ЦИЯ и. лат. сәяси 1) Билгеле бер партия, фракция һ.б.ларның рәсми хөкүмәткә каршы торуы. Өстәвенә, ул вакытта сәясәттә оппозициядә торучы тынгысыз җаннардан һәм башка төрле «балласт»тан котылу тенденциясе көчәйгән ---. М.Госманов. Яшәү шартлары төрлечә булуга карамастан, алар барысы да феодаль тәртипләргә оппозициядә торалар. Ә.Хуҗиәхмәтов

2) Официаль хөкүмәткә каршы партия, фракция һ.б. Шик юк, аның артында Идегәй морза оештырган оппозиция торган. С.Шәмси. --- Н.Белых сәяси оппозициянең оешып килүче «Солидарность» хәрәкәтеннән дә чыгуы турында белдерде. Мәдәни җомга. Оппозиция берничә мөһим функция үтәргә тиеш. Татарстан

3) Каршы як. Ярар, мин хәзер ни генә әйтсәм дә, син – оппозициядә. И.Иксанова

4) Каршылык. Властька иң бирелеп хезмәт итүченең дә күңелендә оппозиция яши. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә