ОПО’ССУМ и. ингл. зоол. Америка урманнарында, дала-чүлләрендә, таулы урыннарда яши торган, койрыгы эләктереп алуга җайлашкан, затлы мехлы, сумкалы имезүче хайван. Опоссум балалары, нечкә койрыклары белән ябышып, аналарының аркасына утырып йөриләр. Кызыклы физиология. Төньяк Америка опоссумы – мәче кадәр зурлыктагы хайван, үсемлекләр белән дә, хайваназык белән дә туклана. Биология |