ОПОЛЧЕ’НИЕ и. рус 1) Хәрәкәттәге армиягә ярдәм итү өчен төзелгән, гадәттә, иреклеләрдән торган гаскәр. Ләкин башка ягын да уйладым: кырык беренче елгы ополчение, оборонаны күргән кешеләр күпме калды соң хәзер? М.Мәһдиев. Фронт Мәскәүгә якынлашкач, студия шәкертләре, күмәк рәвештә военкоматка барып, ополчениегә язылып кайтканнар. М.Юныс

2) Патша армиясендә: хәрби хезмәттә булмаган яисә яше буенча запаска чыккан кешеләрдән төзелгән гаскәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә