ОПЕРА’ЦИЯ и. лат. 1) мед. Дәвалау максаты белән тән тукымаларын һәм әгъзаларны яру, кисү, тегү һ.б. Аны җитәкләп операция бүлмәсенә алып кереп китәләр. Монда да тыгызлык икән. М.Маликова. Бөер, кан тамырларына операция ясатырга ярамый. Мәдәни җомга

2) хәрби Зур төркем гаскәрләрнең билгеле бер максатка ирешү өчен башкарылган эш-хәрәкәтләре. Операциягә өч дивизия, бер аерым полк, күп кенә танк частьлары һәм авиация катнаша. С.Таһиров. Теге вакыттагы уңышсыз һөҗүм операциясен тикшерүдән соң, бер-берсенә кул биреп, дусларча аерылышканнар иде. Х.Камалов. Ул [Гамир] --- булып узган канлы операцияне ачыкларга тырыша иде. З.Фәйзуллин

3) Финанс, кредит, сәүдә һ.б.ш. мәсьәләләрне хәл итү. Аның [кешнең] мехына алтын белән түлиләр, шулай ук ул валюта операцияләрендә дә кулланыла. Кызыклар дөньясында. Банкның актив операцияләре исәбенә беренче чиратта банк ссудалары керә. Икътисад теориясе нигезләре

4) информ. Компьютерда: башкарыла торган эш, гамәл берәмлеге. Суперкомпьютер секундына 700 млрд операция башкара

5) күч. Ниндидер бер эш. Тәмамланды бугай пош-пош операциясе. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә