ОПЕРА’ТОР и. ингл. 1) информ. Компьютерда эшләүче белгеч. Операторга бу санны машинага язу өчен биш минут кирәк була ---. Кызыклар дөньясы. Төрле информацион техника эшләп чыгару җитештерүнең фән сыешлы өр-яңа тармакларыннан берсенә әверелде, ә аңа хезмәт күрсәтүгә дөньяда программист, оператор һ.б. белгечлекләр барлыкка килүгә сәбәпче булды. География 2) Кинооператор. Операторларның шул җәнлекләрне генә саклап торып плёнкага эләктерүләрен кем белгән! Г.Мөхәммәтшин. Димәк, Гамил оператор буларак техниканы яхшы өйрәнсә дә, тәҗрибә тупларга, осталыкны тагын да арттырырга тиеш икән әле. Г.Кашапов. Аны [аквалангны] су туризмы белән шөгыльләнүчеләр, биологлар, археологлар, аучылар, фотографлар, операторлар киң куллана. Кызыклы ихтиология // Телевидениедә сурәт тапшыру эшләрен башкаручы белгеч. Безнең операторга Мәскәү телевидениесеннән дуслары киләсе икән. Р.Вәлиев. Оператор, ракурсны үзгәртеп, әлеге йөзне анфастан, профильдән, кайбер детальләрен зурайтып күрсәтте. Сөембикә 3) Оешмаларда телефонга җавап бирүче хезмәткәр. Авария хезмәте операторы бик оператив кыз булып чыкты үзе. Безнең гәҗит 4) Пейджинг компанияләрендә: клиенттан телефон аша алган мәгълүматны тиешле абонентның пейджерына җибәрүче хезмәткәр. Пейджинг компаниясендә оператор булып эшләү 5) Элемтә хезмәте күрсәтүче оешма. Шуңа күрә элемтә операторлары [шундый] --- команда бирделәр. Т.Нәҗмиев. Кәрәзле элемтә операторлары да форсаттан файдаланып калырга булдылар. Татарстан яшьләре. Моның өчен «Ростелеком» кебек эре операторлар, өстәмә каналлар ачып, шәһәр һәм илләр арасында берөзлексез элемтә урнаштыралар. Акчарлак 6) биол. ДНКның махсус өземтәсе. Сустрат молекуласы белән бәйләнешкә кергән репрессор оператор белән үзара тәэсир итешү сәләтен югалта ---. Гомуми биология 7) Хезмәт күрсәтү яисә товар базарында актив эшләүче оешма |