ОПЕРАТИВ с. 1. 1) Операция белән бәйләнешле. Лапароскопия ысулы белән башкарылган оператив дәвалауда исә күкәйлекләрне саклап калу мөмкинлеге бар. Сөембикә 2) Турыдан-туры практик тормышка ашыра торган. Шуннан соң [Миронов], кешеләр җыеп, ниндидер оператив совет, отрядлар оештыра башлады. Ф.Галиев. Районнар белән оператив идарә үзәк диспетчерлык хезмәте тарафыннан тормышка ашырыла. Идел 3) Тиз эшли торган. Болай уйлауның нигезендә иң әйбәт оператив работникларны да хаталандырып куя торган ашыгу ята. Ф.Галиев. Бу эштә [кунакны эзләүдә] оператив бәйләнеш кирәк. М.Юныс 4) неол. информ. Микропроцессор, операцияләр башкарганда, эчтәлеге тиз үзгәрә торган мәгълүматны һәм программаларны вакытлыча саклап торган (хәтер тур.) 2. рәв. мәгъ. Тиз, кыска вакытта, эшлекле рәвештә. Мөмкин булган кадәр оператив булырга тырышырбыз. Г.Әдһәмова |