О’ПЕРА и. ит. 1) Вакыйгалары вокаль һәм инструменталь музыка белән бәйле музыкаль драма. Менә шундый гаҗәп талантлы кеше [Моцарт], биш яшьлек чагында ук опера язган ---. Т.Таһиров. Бу – татар халкының меңьеллык тәҗрибәсеннән тупланган шигърият, халык операсы... М.Мәһдиев

2) Сәхнәдә шундый әсәрне гәүдәләндерә торган тамаша. Болар, әйтерсең, опера караудан бигрәк, үзләрен күрсәтер өчен килгәннәр. Ә.Еники. Күземне ачып җибәрсәм, опера беткән була. М.Юныс

3) сөйл. Шундый тамаша өчен махсус театр. Опера бинасы моннан да гүзәлрәк. М.Юныс. Иң зур умарталар Париж операсы бинасы түбәсендә һәм Елисей кырларындагы күргәзмәләр үзәгендә урнашкан. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә