ОПЕ’КА и. рус 1) Хокукка сәләтсез затларның (ата-анасыз калган балаларның, психик авыру кешеләрнең) шәхси һәм мөлкәткә хокукларын саклау формасы. Син карчыкны опекага аласың. Х.Камалов. Опекага алган әти кеше балаларны үзе китереп куйган. М.Авзалова. Җирле үзидарә органнары опекага бала алганнарга җирле бюджет исәбеннән өстәмә түләү билгеләргә хокуклы. Мәдәни җомга

2) Шундый эшчәнлек алып баручы оешма. Опека бүлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә