ОНЫТЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. оныту (1–4 мәгъ.). Гайбәт сөйләнер дә онытылыр. Ф.Яруллин

2) з.-сыз Хәтердән чыгу, искә төшмәү. Ирләр өйдә вакытта кислота алдырырга онытылган. Г.Камал

3) Үз-үзеңне, чынбарлыкны оныту; нык мавыгу, бирелү. Ялгыз калганда гына түгел, кеше арасына чыкканда, чишмә янында да онытылып шуны җырлап җибәрә [Мөхлисә әби]. Ф.Яруллин. Бер генә минутка күзне йомып онытыласы иде. М.Юныс. Тормыштагы иң якын кешеңне ничек онытылып яратырга мөмкин булса, шулай яраттым. Х.Вахит

4) Һуштан язу, аңны югалту. Онытылган ул, тагын һушсыз тынган, Саташкан ул, газап кичергән. Ш.Маннур

5) Үз-үзеңне тота алмау, кызып китү, ихтыяр көчен югалту. Юк, барыбер онытылырга ярамый. М.Маликова

6) Кабул ителгән, тәкъдим ителгән тәртипне бозу

Онытыла бару Торган саен күбрәк онытылу. Башка сүзләре онытыла барды, шул бер сүз йөрәгемә кадалды, юшкын булып бәгыремә утырды. К.Тимбикова. Хәтернең психологик үзенчәлегенә бәйле андый хәлләр онытыла бара. Өмет

Онытыла башлау Онытылу билгеләре күренү. Ләкин телне озак кулланмасаң, ул онытыла башлый. Р.Вәлиев. Әлеге бәйрәмне үткәреп, Татьяна Николаевна чуваш халкының инде онытыла башлаган күпме матур йолаларын барлады, яңартты. Әлки хәбәрләре

Онытыла тору Бер-бер артлы онытылу. Тормышлар яхшыра, ә кыенлыклар онытыла торды, кибет, базар киштәләрендә ят ризыклар, җиләк-җимешләр артканнан-артты һәм күпләр... бакчалары барлыгы хакында онытуны хуп күрде. Өмет

Онытыла төшү Бераз онытылу. Тора-бара янаулар, ләгънәт укулар онытыла төште. М.Хәсәнов. --- Классицизм эстетикасы үткән гасырларда урнаштырган кырыс кагыйдәләр ничектер онытыла төште. Ш.Маннапов. Ләкин вакытлар узу белән кисәтү онытыла төшкән булса кирәк ---. Р.Мирхәйдәров

Онытылып бару к. онытыла бару. Илләр белән илләр кушылганда, Телләр белән телләр кушылганда, Онытылып барган чишмәнең Суын таптым, Җырын тыңлап кара, Бер могҗиза!! Китә исләрең. М.Әгъләмов. Верандада инде онытылып барган «Карурман» көе агыла. Т.Таһиров. Инде онытылып бара, дигәндә генә тиздән аны кабат ачтылар, ачтылар да җәрәхәтенә учлап-учлап тоз сиптеләр. Р.Низамиев

Онытылып бетү Тулысынча, бөтен ваклыкларына кадәр онытылган булу. Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Ә.Гаффар. Улының дәфтәр бите кичергән бәла онытылып та бетмәде, Сәгъдетдин өстенә икенче кайгы төште. Я.Зәнкиев. Синең туган телең нинди? Урысчамы, әллә инде онытылып бетә язган татарчаңмы? Р.Вәли

Онытылып калу Билгеле бер вакытка онытылу. Ә монда мәсьәләнең иң авыры, иң четереклесе онытылып калган икән. В.Нуруллин. – Суфия, – дип кабатлады аталары, атларга да, атламаска да белмичә онытылып калган кызына. Р.Мөхәммәдиев

Онытылып килү Күптәннән бирле онытылу; билгеле бер вакыт дәвамында исәпкә алынмау. Күңел түрендә посып яткан, инде онытылып килгән горурлык хисе баш калкытып куйды. Р.Вәлиев. Ләкин тора-бара ияләштеләр, халык җырын гармунга кушылып ялгыз җырлау дип аңлаучылар да инде онытылып килгән «Дисәнә»не көйләп йөри башладылар. Р.Вәлиев

Онытылып китү Соңгы арада онытылу. Юк... гафу итегез, мин... онытылып киткәнмен. Р.Вәлиев. Бары таң алдыннан гына онытылып киткәндәй булды [Сөембикә] ---. М.Хәбибуллин. Һәм ул, таныш булмаган класс алдында басып торганда, нибары бер-ике минутка гына онытылып киткән Рухиясен яңадан исенә төшереп, күзләре белән аны эзли башлады. В.Нуруллин

Онытылып тору Билгеле бер вакытка онытылу. Аны күрүгә күңелне борчып торган уйлар онытылып тора. М.Маликова. Өйдә дә шундый чаклары була иде: [әни] өстәл артына утыра да башын иеп, керфек тә какмыйча, күзләрен бер ноктага текәп, онытылып тора. Р.Вәлиев. Җыр тәмамлангач та табын артында аларны тыңлап утырган туган-тумача бертын сүз башларга кыймый онытылып торды. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә