ОНЫТУ ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса хәтердән чыгару, искә төшермәү, күңелдә сакламау. Күзгә бәрелеп тормаган нәрсәне хәтер бик тиз оныта. Ф.Яруллин. Җырлаучы күп, тик оныта күрмә Үз халкыңа җырлау кирәген. М.Әгъләмов. Онытма: киләчәктә сине картлык көтеп тора. М.Юныс 2) Истән чыгарып җибәрү, кирәк вакытта хәтерли алмау. Бик күп, бик күп яхшы кешеләргә Онытканмын рәхмәт әйтергә. Г.Афзал 3) Очраклы рәвештә калдыру. Сабын савытымны алырга онытканмын. М.Юныс 4) Башка бер эш белән мавыгып, төп эштән читләшү. Кара-чутыр малай, самолётын онытып, елаудан туктады. Р.Вәлиев 5) Нәрсә белән булса да исәпләшмәү, игътибар итмәү. Әдәп дигән нәрсәне онытасыз. Ф.Яруллин 6) Кимсетү, санга сукмау; кайгыртмау. Олыларны оныту 7) Онытылу, мавыгып китү, бик нык бирелеп, нәрсәнедер игътибардан төшерү. Ул гаҗәпләнүеннән саклыкны онытып алгарак атлады. М.Маликова ◊ Онытканда бер Әллә нигә бер. [Аның] Хатлары да онытканда бер генә килгәли. Р.Вәлиев. Кайчандыр ерак чакрымнардан ук таныла торган, йөрәккә килеп бәрелмәле гаярь тавышлы эт, хәзерге өнсез тавышыннан уңайсызланыпмы, онытканда бер генә өргән сыман итә. М.Галиев. [Гәүһәршад] чынаягына кагылмады да диярлек, ара-тирә, онытканда бер генә, иреннәрен тигезеп куйгалады. М.Әмирханов Оныта бару Әкренләп оныту, торган саен оныту. Бер-берсеннән бик ерак торулары сәбәпле, кешелек дөньясы аларны оныта барган ---. Р.Шәмси. Ләкин Бибинур башка тавышларны шунда ук оныта бара. А.Гыйләҗев. Соңгы елларда компьютерлар, коммуникаторлар һәм кәрәзле телефоннар көнкүрешебезгә шулкадәр нык кереп китте ки, без хәтта каләм белән --- язуны да оныта барабыз бугай. Идел Оныта башлау Онытуга табан бару, оныту билгеләре күренү. Кайбер авырулар турында кешеләр оныта башлады, әмма, кызганыч, алар вакыт-вакыт үзләре турында искәртәләр. Ютазы таңы Оныта төшү Бераз оныту. Кода-кодагыйлыкны оныта төшеп, таләпчәнлекне аз гына арттырганда, аларның санын җиңел генә унга җиткереп булыр иде. Казан утлары Оныта килү Күптәннән бирле, даими оныту. Баштарак берничә тапкыр әйтеп карадым каравын, ләкин аның көчле ихтыярына буйсынып, ул сүзләрне оныта килдем. Г.Кашапов Онытып бару Әкренләп оныту. --- Рәхмәтулла җылылыкны онытып бара иде, аңа ялгызлык булсын да тамагы туйсын. Я.Зәнкиев. Газдалның чик-чаманы онытып баруына эченнән кайнап утырган Кәүкәбелҗәннәт бик матур елмаеп --- [касыгына төртте]. Ф.Садриев. Без хәзер сатираны онытып барабыз түгелме? Казан утлары Онытып бетерү Бөтенләй оныту. Тамашачылар минем «курчак»ны хәзер дә онытып бетермәгәннәр әле. М.Маликова. Үзең дә онытып бетермәссең. Ф.Шәфигуллин. Киңәш-табыш итәргә кирәк булган очракларда сез аның янына баргаларсыз, ул да сезне бөтенләй үк онытып бетермәс, дип уйлыйм. В.Нуруллин Онытып җибәрү Кисәк оныту. Адәм балаларының бәгъзеләре исә гомеренең мондый чорларында иң алдан үз куышларын булдырырга кирәклеген онытып җибәрә. М.Маликова. Эш белән мавыгып, алар --- Фаягөлне онытып та җибәрделәр... Я.Зәнкиев. Ә менә кичә Рухияне күргәч, онытып җибәргән шул ул аны. В.Нуруллин Онытып йөрү Билгеле бер вакытка оныту Онытып кую Кинәт оныту. Имтихан вакытында төрле хәлләр була, кайберәүләр кирәгеннән артык дулкынланалар, каушыйлар, белгәннәрен онытып куялар дип, кызны тынычландырырга керештеләр ---. Т.Миңнуллин. Кызганыч, моның турында күп вакыт онытып куялар шул. Өмет Онытып тору Даими яки вакытлыча оныту. Кардәшләрең янына бар, бергә бул син, гамьнәрең-кайгыларың читкә куй син, дәртләрең-рәнҗүләрең онытып тор син ---. Кол Гали. Әтисез дә калгач, кием-салым, ашау-эчү мәсьәләләре дә шактый кыен булгач, миңа институт турындагы хыялларымны онытып торырга туры килде. В.Нуруллин. Хатын-кыз турында онытып торырга туры килер. М.Хәбибуллин |