ОНЫТТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. оныту. Өзелеп сагыну хисе Кеше исен генә түгел, әллә нинди тирән үпкәләрне, шикләнүләрне дә оныттыра ул. А.Хәсәнов. Бахар сихерли барын да, Ул оныттыра ярың да. Ә.Синугыл-Куганаклы

2) Юкка чыгару. Ләкин кайвакыт бер яхшылык ун яманлыкны оныттыра. Р.Вәлиев

3) сөйл. оныттырмагыз юкл. һәм боеру форм. Тиешле вакытта искә төшерү кирәк булганда әйтелә

Оныттыра бару Торган саен күбрәк оныттыру. Кызганыч, болгавыр чорларда кергән рәтсез гадәтләр моны оныттыра бара. М.Галиев

Оныттыра башлау Оныттырырга тотыну. Карале, Аллаһының рәхмәте, шушы гөнаһсыз сабый Маһирә өчен борчылуыбызны да оныттыра башлаган түгелме соң? Г.Галиева

Оныттырып бетерү Тулысынча оныттыру. Ияр өстендә егерме ел буе сөңге һәм кылыч тотып яшәү саулыкны гына какшатып калмый, ә яшьтән өйрәнгән иген игү, мал үрчетү һөнәрен дә оныттырып бетерә торган иде. М.Глухов

Оныттырып җибәрү Кинәт оныттыру. Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде. Әлки хәбәрләре

Оныттырып кую Көтмәгәндә оныттыру. Дөнья мәшәкатьләрен оныттырып куя беләләр бездә. Шәһри Казан

Оныттырып тору Даими яки вакытлыча оныттыру. Үз әти-әнием исән түгелләр инде, аларның юклыгын Гөлсинә апа белән Камил җизни оныттырып торалар. Биектау хәбәрләре. Җырым белән тамашачыны сөендерәсем, тормыш мәшәкатьләрен бераз оныттырып торасым, күңелләренә шатлык өстисем килә. Тамаша



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә