ОНЫК и. 1) Баланың баласы. Тик менә акчаны оныкларым бик ярата. Ф.Яруллин. Оныкларым татар китапларын Булыр микән укырлык. Ш.Маннапов

2) Борынгыдан килгән нәселнең, ыруның дәвамчысы. Ирексездән Башкортстан, Дунай болгарларына тугандаш Идел төркиләренең оныклары яшәүче күрше Татарстанның кичәгесе һәм бүгенгесе турында уйлады [Рудольф]. Р.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә