ОНТА’У ф. 1) Он хәленә китереп төю, ваклау

2) күч. Изү, сыту. Смеляков, үз ата-бабаларына эндәшеп, «Урыс тегермәнендә онтадыгыз килмешәк татар телен» дип шигырь язган иде. Н.Нәҗми

Онтый башлау Онтарга тотыну

Онтый бару Эзлекле рәвештә барысын онтау

Онтый төшү Бераз онтау

Онтап кую Алдан яки тиз генә онтау

Онтап тору Әле, хәзерге вакытта онтау; даими онтау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә