ОНЛАЙН и. ингл. 1. 1) Интернетның реаль вакыт режимындагы бер өлеше. Онлайнда күпме вакытны үткәрергә мөмкин?

2) Реаль дөньядан аермалы буларак, Интернеттагы мәгълүмат киңлеге

2. с. мәгъ. Реаль вакыт режимындагы. Узган кышта «Саба дулкыннары» каналында онлайн режимында район мәдәният йортында бара торган «Бөек Җиңүдә яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда» дигән исем белән оешма-предприятиеләр иҗат концертларын турыдан-туры күрсәтә башладылар. Т.Нәҗмиев. Шул ук вакытта электрон китаплар һәм гәзит-журналларның онлайн вариантларын укучыларның артуы күзәтелә. Мәдәни җомга

3. рәв. мәгъ. Реаль вакыт режимында. Онлайн эшләү. Онлайн тавыш бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә