ОН КОҢГЫЗЫ и. биол. Катыканатлылар отрядыннан гүдәсенең өске ягы кара көрән, аскы ягы кызгылт төстәге, тегермәннәрдә, икмәк пешерү йортларында яшәүче, личинкалары он, ипи, бөртекләр белән туклана торган бөҗәк; русчасы: хрущак мучной. Әгәр бөҗәкнең, мәсәлән, он коңгызының личинкасын, лабиринтта йөргәндә, гел уңга борылырга өйрәтсәң, үсеп җитеп коңгыз булгач та, бөҗәк шул күнекмәне саклый. Кызыклы физиология. Өйдә сакланган онда, гадәттә, алда әйткәнебезчә, он коңгызы ешрак очрый. Мәдәни җомга |