ОНКОЛО’ГИЯ и. гр. мед. 1) Медицинаның шешләрне һәм аларны дәвалау ысулларын өйрәнә торган тармагы. Аны онкология клиникасына салдылар, операция ясадылар. М.Мәһдиев. [Валентина:] Гафу итегез, ялгышмасам, сез онкология диспансерында эшлисез бугай? Ф.Латыйфи. Республиканың онкология шифаханәсенә дәваланырга дип киткән әниләреннән хәбәр булмау аларның бәгырен телде. М.Садыйков

2) сөйл. Яман шеш авыруы. Үзенең караңгылыгы, шомлыгы белән ул онкология дигән XX гасыр чумасына бик туры килә иде. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә