ОНДА’ТРА и. зоол. 1. Кыр тычканнары ассемьялыгыннан куе көрән төстәге кыйммәтле мехлы кимерүче җәнлек. Күлләр арасында хикмәтле әрәмәлекләр, анда балык яратучы челәннәр, кыр үрдәкләре, яр буенда елтыр ондатралар. М.Мәһдиев. Безнең елга-суларда һәм урман-кырларда Америкадан китерелгән чәшке, ондатра, саз кондызы, янутсыман эт киң таралды. Кызыклар дөньясында. Ондатраның туган иле – Төньяк Америка. Биология 2. с. мәгъ. Шул хайван мехыннан эшләнгән. Ондатра бүрек |