ОН и. 1) Бөртекле ашлыкларның тегермәндә тарттырылып, порошок хәленә китерелгән төре. Ак төс – пакь төс, Беренче кар төсе, Он төсе, сөт төсе, Гөнаһсыз яр төсе ---. Г.Афзал. Он кар түгел, күктән яумый. Ф.Шәфигуллин. Чылбырлы сәгатькә алыштырган он белән алар кыш чыктылар. Р.Мулланурова

2) Икмәк. Он ашаган кеше әллә каян билгеле шул: бер тондыруга, авыздан ике теш очып чыкты. Ф.Яруллин

3) Төрле үләннәрне, орлыкларны, җимешләрне киптереп, төеп яки тарттырып порошок хәленә китерелгән нәрсә. – Ни хәлләр? – диде ул, [Шәйдулла] атка башак бирә-бирә ярылгалаган, ярыкларына фураж оны тулган каты кулларын сузып. М.Мәһдиев. Маннур үзе кибән куюда иде, яланөс, бөтен җиреннән тир ага, җилкәсенә, күкрәгенә тир белән печән оны, үлән сабаклары ябышкан ---. Я.Зәнкиев. Дуңгызларга печән оны, балык һәм ит калдыклары, витаминнар һәм минераль өстәмәләр кергән катнаш азык бирәләр. Биология

4) Нәрсәнең дә булса ватылып, сынып, төеп бик вак хәлгә китерелгән өлеше. Агач оны кушып көрпәдән пешергән ипине дә ыргытмыйлар: ачлык өйрәтә, нибуч!.. З.Фәйзи. --- Прожекторларның пыялалары секунды белән онга әйләнеп, тимер палубага сибелде. Ф.Шәфигуллин. Тутырмалар булып агач оны, асбест, тальк, каолин һ.б. тора. Химия

5) Порошок хәленә китерелгән минераль матдәләр. Болардан тыш, терлекчелек продуктларыннан кайбер терлек азыгы (мәс., ит-сөяк оны), дару препаратлары, ашламалар эшләп чыгарыла. Биология: хайваннар. Суперфосфат суда тиз эресен өчен, төеп он итәләр. Серле календарь

Он да юк, тоз да юк к. он суы да, тоз суы да юк. Он да юк, тоз да юк большевиклардан һәм булмаячак та. Р.Мөхәммәдиев. Он суы да, тоз суы да чыкмый к. он суы да, тоз суы да юк. Он суы да, тоз суы да юк Булдыксыз, бернәрсә дә белми, эшли алмый торган кеше турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә