ОМТЫЛЫШ и. 1) Нәрсә дә булса эшләргә тырышып ясалган гамәл, эш. Егет килеш картаеп барган кешенең авыр көннәр ашаган яшьлеген кире кайтарырга омтылышы иде бу. К.Тимбикова 2) Кыска гына вакыт эчендә ясалган эш-хәрәкәт. Малай аларны бер омтылышта сындырырга итте. А.Хәлим 3) Максатка ирешергә, нәрсәгә дә булса ия булырга омтылучанлык; теләк, ният. Гомерләрнең генә чиге була, Омтылыш ул уттай мәңгелек. Ш.Галиев. Һәр заман яңа мәшәкатьләр, яңа омтылышлар уята бит. Ф.Галиев 4) Нәрсә дә булса башкарырга яки нәрсәгә дә булса ирешергә юнәлтелгән эш-хәрәкәт; тәҗрибә характерындагы башлангыч. [Бу әсәрне] безнең татар Совет драматургиясендә бүгенге көн темасына күңелле комедия тудырырга беренче омтылыш дияргә мөмкин. М.Җәлил |