ОМТЫЛУ ф. 1) Берәр якка бик кызу хәрәкәт итү, ыргылу, ташлану; нәрсәгә дә булса кискен хәрәкәт ясау. Күзләрне йомып, түбәнгә омтылдым. Ф.Шәфигуллин

2) Нинди дә булса максатка ирешергә яисә нәрсәне дә булса тормышка ашырырга тырышу, теләү. Алтынга омтылган югалган, акылга омтылган юл алган. Мәкаль. Дөньяга яралганнан бирле кеше үзенең кемлеген һәм ниндилеген белергә омтыла. М.Маликова

3) күч. Талпыну, ашкыну (йөрәк, күңел тур.). Бер-берсенә омтылып яшәгән гашыйкларның күз явын алып җемелдәде алар [йолдызлар]. Р.Мөхәммәдиев. Киләчәккә никадәр омтылсаң да, узган гомердән аерылып булмый. М.Юныс. Шуңа күрә аны ташлап, үз туган анабыз янына кайтырга омтылабыз. Р.Вәлиев

4) күч. Тартылу. Омтылабыз Сиңа җавап тоту өчен, Котылгысыз язган киләчәккә. Р.Рахмани

Омтыла башлау Омтылырга тотыну. Аларның лидерлары, референдум белән шөгыльләнәсе урынга, парламент сайлауларына омтыла башлаган иде. Өмет

Омтылып йөрү Озак вакытлар омтылу. Күп еллар буена укырга омтылып йөргән Ибраһим бу тәкъдимне кабул итә. Фән һәм тел

Омтылып кую Кисәк омтылу. Азык исен сизгәч, эт башта алга омтылып куйды, әмма килеп ашарга йөрәге җитмәде, яңадан үз почмагына сыенды. Г.Сабитов. Егет автобуска табан омтылып куйды һәм, үзенең бу тилелегеннән кыенсынып, тыелып калды. М.Кәбиров

Омтылып тору Даими яки әледән-әле омтылу. Моның янына халык мул һәм бай яшәргә, үз туган иле өчен горурлык хисе тоярга, аны сакларга омтылып торырга тиеш. М.Хәбибуллин. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүче немец халкы Англия яисә Франциянең шәһәр халкы кебек бердәм дәүләт булырга әллә ни омтылып тормый. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә