ОМО’НИМ и. гр. лингв. Язылышлары һәм әйтелешләре бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр. Аңлашылганча, омонимнарны үткәндә генә түгел, сүзләрнең күпмәгънәлелеген өйрәнгәндә дә мондый мисалларга мөрәҗәгать итә алабыз. И.Бәширова. Сөйләм телендә омонимнар әллә ни кыенлык тудырмыйлар. Р.Әхмәтьянов. Омонимнар матур әдәбиятта бик үзенчәлекле стилистик чара булып йөриләр, алар нигезендә телдә каламбурлар – сүз уйнатулар барлыкка килә. Ф.Сафиуллина |