ОМАР и. фр. биол. Унаяклылар отрядыннан зур диңгез кысласы. Миногалар, омарлар, краблар, еланбалыклар алырга вәкилләр Балтыйк буена, Калининградка ашыкты. А.Гыйләҗев. Диңгез кысласыманнары – креветка, краб, омар да шуларга керә. Биология: хайваннар. Аларга [югары төзелешле кыслаларга] елга кысласы, омар, магуст, креветка, ялгызак кысла, краблар керә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә