ОЛЫ’ ЮЛ и. 1) Эре торак пунктлар арасындагы киң юл; тракт. Әллә олы юлга йөгерергә микән? Н.Гыйматдинова. Олы юл әйләнгеч, өстән үтә, бусы – алар ягына турыдан бәреп чыга торган ташландык, иске юл гына. Р.Мулланурова. Олы юлга кадәр атлый торырга булдык. Җ.Тәрҗеманов

2) Үзәк, магистраль юл. Кеше генәме соң, олы юллар да тузанга әйләнә. Ә.Гаффар. Хәер, олы юл өсте шул, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә халык күнегеп беткән. М.Хәсәнов

3) күч. Эштә, үсештә, максатка ирешүдә төп, дөрес юнәлеш. Олы юлга, тормыш-көрәш юлына мин Зәйдән, Югары Баграҗ авылыннан – керәшенстаннан чыгып киткән кеше. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә