ОЛЫСЫМАК рәв. 1. Олы итеп, олыларча. «Батька-Атакай» дип эндәшүләре дә, ихтимал, олысымак итеп күрсәтәдер. З.Фәтхетдинов. Алар тиргә батканнар, йөзләре олысымак булып ябыгып киткән, чырайларын тимгел-тимгел күләгә каплаган. С.Таһиров

2. с. мәгъ. Олыларныкы кебек. Олысымак кыяфәтле, чибәр-чибәр киенгән кешеләр монда да сүзләрне сайлап кына сөйләделәр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә