ОЛЫС и. 1) тар. Монгол империясе, татар ханлыклары чорында төрле зурлыктагы административ-территориаль берәмлек. Әйтерсең лә ханлык бер Карача олысыннан гына тора! Ф.Бәйрәмова. Шушы ватандашлар сугышы дәверендә дәүләт аерым олысларга бүленә башлый. С.Шәмси. Олыс әмирләре ханның ниятен хупладылар, Иранда аларны алтын-көмеш, затлы келәмнәр, коллар, сылу кызлар көтә иде. Р.Зәйдулла 2) Бурятиядә төп халык яшәгән авыл зурлыгындагы торак пункт 3) Якутиядә муниципаль район |