ОЛЫЛЫКЛА’У ф. к. олылау. Ничектер ул аларны бик үз итеп, хөрмәт белән, олылыклап карый. Г.Бәширов. [Ул] Бер папирос алды да, кабызып та тормыйча, Мамакны бик олылыклап саубуллашып, баскычтан менеп китте. Х.Камалов Олылыклый башлау Олылыкларга тотыну Олылыклый төшү Бераз олылыклау; тагын да ныграк олылыклау Олылыклап тору Әле, хәзер олылыклау; даими олылыклау |