ОЛЫЛЫК и. 1) Яшь ягыннан олы булу, өлкәнлек. Олылык гәүдәдә түгел, акылда. Мәкаль

2) Дәрәҗә, абруй; хөрмәткә лаеклылык. Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга, раслый алса яшәвенең олылыгын. Р.Фәйзуллин

3) сөйл. Зурлык (күләм, көч һ.б. тур.). Бәхетнең олылыгын яки кечелеген үлчи торган бизмән юк лабаса. Г.Галиева. Менә ничә ел инде Айбулатов шушы иксез-чиксез кебек күренгән корылмаларга, туган якларга килгән байлыкның зурлыгына, кеше хыялы җитмәслек эшләрне чынга ашырырлык көч-куәтнең олылыгына, колачларның киңлегенә карый да күңелендә иркенлек, канәгатьләнү хисе тоя ---. Г.Кашапов. Бу кайгының олылыгы безгә бераз соңрак барып җитте. Ф.Яруллин

4) күч. Зурлык, бөеклек. Шушы гүзәллек, мәгъруранә биеклек һәм олылыкка гаҗәпләнеп карап торган Гөлфирәнең күңелен искәрмәстән эчке бер калтырану, әллә нинди курку хисләре биләп алды. Г.Кашапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә