ОЛЫЛА’У ф. 1) Хөрмәтләү, ихтирам күрсәтү. Үз халкының әйбәт гореф-гадәтен, йолаларын тирәнтен олылаган, алардан хәбәре булган кеше – әлбәттә, җиңә торган кеше. Ш.Рәкыйпов. Бу, күрәсең, бала табучы ананы олылаудыр. Ф.Яруллин. Олыларны олылый белергә вакыт. Я.Зәнкиев // Тантаналы рәвештә хөрмәтләү 2) Мактап, горурланып искә алу. Сафия, театр дөньясында Бикашин исеме бик олылап телгә алынадыр, дип уйлаган иде. М.Маликова 3) Хөрмәтләү, изге санау. Ничәмә мең ел үтүгә карамастан, хайваннарны олылау, аларга табыну һиндуизмда әле дә булса көчендә. Мирас. Җиһангирым борынгыны бик олылый иде. А.Гыйләҗев. Ризыкны олылау, ризыкка табыну – соклангыч ашау культы. М.Гали Олылап килү Билгеле бер вакыттан әйтеп, сөйләп торган вакытка кадәр олылау. Табигый ки, кеше --- тереклек итү чыганаклары булган чишмәләрне борын-борыннан олылаган һәм олылап килә. Безнең гәҗит Олылап тору Даими олылау Олылый башлау Олыларга тотыну. Ата мәче Мырыйны хөрмәтләп «Йонкотыйк Мыек хуҗабыз» дип олылый башлаганнар. Р.Батулла. Моның өчен аны бигрәк тә Илгизәр әфәнде кабат олылый башлады. Ф.Яхин |